Медицина оешмасы турында

Тулы рәсми исем - Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреңдениясе “Әлмәт узәк район хастаханәсе”.

Кыскартылган рәсми исем - ДАССУ “ӘҮРХ”

Урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 30/1 йорт.

Дәүләт теркәве датасы: 01.10.2003ел.

Теркәү органы: Татарстан  Республикасы буенча 16 нчы номерлы салымнар һәм җыемнар буенча Россия Федерациясе министрлыгының районара инспекциясе.

Учреждениене гамәлгә куючы вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы гамәлгә ашыра.

Белешмә хезмәтләре телефоннары

Мәгълүмәти  белешмә хезмәте (чакыру үзәге)

8 (8553) 26-00-06

Кабул итү диагностика бүлеге, тәүлек буе эшли

8 (8553) 33-83-84

Йогышлы авырулар бүлеге, тәүлек буе эшли

8 (8553) 33-65-84

 

Эш графигы: 8.00-17.00, төшке аш-12.00-13.00, ял көннәре: шимбә, якшәмбе.

Учреждение җитәкчелеге тарафыннан килүчеләрне кабул итү сәгатьләре: сишәмбе 14.00-17.00

Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреңдениясе “Әлмәт үзәк район хастаханәсе” – Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы халкына медицина ярдәме күрсәтүче заманча,күп профильле эре хастаханә.

Стационарның егәрлеге- 428 ятак(койка), поликлиниканыкы-бер көнгә 1500 кеше кабул итәрлек. Стационарда югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү һәм диагностикалау өчен кирәкле чаралар урнаштырылган, түбәндәге булекләр бар: хирургия, офтальмологик, урологик, ике терапевтик, неврологик, баш мие әйләнешенең кискен бозылуы булган сырхаулар өчен неврологик, йогышлы авырулар, анестезиологик-реанимация, ток белән дәвалау, радиологик, клиник- диагностика, биохимия лабораториясе.

Хастаханәдә ел саен 10 мең кеше сәламәтлекләрен яхшырталар. Ел саен күрү органнарына, кан тамырларына, ашказаны эчәкләргә, сулыш органнарына, сидек системасына, сөяк мускул, тире һәм тире асты җепселләренә 2 меңгә якын операция ясала.

 Баш мие әйләнешенең кискен бозылуы булган сырхаулар өчен неврологик, урологик һәм офтальмологик булекләре медицина ярдәмен Әлмәт районы халкыннан башка Сарман, Мөслим һәм Чирмешән районнары халкына да күрсәтә. Бер елга 100дән артык катлаулы булган эндоскопик операцияләр ясала.

Аннан тыш, Әлмәт район үзәк хастаханәсе составына эшчеләр тибындагы поселок Тубән Мактамада урнашкан 2 нче сырхауханә (1 конгә 300 кеше кабул итә), 2 участок хастаханәсе, 6 табиб амбулаториясе, 50 фельдшер- акушерлык пунктлары да керә.

Хастаханә коллективында 1018 кеше исәпләнә. Шул исәптән 62 тышке хезмәттәшләрдән.

Соңгы яңарту: 2024 елның 10 гыйнвары, 09:38

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International