Хастаханәнең тарихы

Дәүләт автоном саләмәтлек саклау учреждениясе “Әлмәт үзэк район хастаханәсе”- Әлмәт районында иң беренче хасил булган махсуслаштырылган дәвалау учреждениясе. Аның тарихы 1917 елдан башлана. Ул вакытта , Әлмәт авылында,7 ятаклы хастаханәдэ ирле хатынлы Ф.С. һәм Е.Ф Шинкаревлар эшлиләр.

Хастаханә керосин белән яктыртыла торган агач бинада урнаша, 1922  елда 15 ятакка киңәя һәм 30 мең халыкка хезмәт күрсәтә. 1930  елның башына хастаханә 30 ятакка кадәр арта. Әлмәт авылы кырына урнашкан 8 авылда фельдшер нокталары җәелдерелә, Кама Исмәгыйл, Мәмәт, Яңа Нәдер авылларында бала тудыру йортлары ачыла.

1938 елда хастаханәнең баш табибы булып хирург-табиб С.М. Мингазов билгеләнә. 1940 елга хастаханә 60 ятакка киңәя, 29 фельдшер нокталары һәм балалар консультациясе бинасы ачыла. Ул вакытта Әлмәт район  хастаханәсе бөтен көчен эпидемиологик авырулар белән көрәшүгә юнәлдерә (дифтерия, трахома, бизгәк һәм тимгел авырулары).

1953 елда Әлмәт авылына шәһәр статусы бирелә. Земство хастаханәсен районара хастаханә итеп үзгәртәләр һәм аны урнаштыру өчен 10 җыелма-щитова барак төзелә, 55 ятак урнаштырыла. 1956 елда 20 ятаклык туберкулезга каршы көрәшү булеге ачыла. Ә инде 1958 елда районара хастаханә 200 ятаклы хастананәгә әверелә. Авыруларга 40 табиб, 81 шәфкать туташы һәм 48 санитар хезмәт күрсәтә. Хастаханә 20 мең шәһәр һәм 21 мең авыл халкына медицина ярдәме курсәтә башлый.

Шәһәр халкына участок принцыбы буенча хезмәт курсәтелә. Ул вакытта 6 терапия участогы, һәр участокка 3-3,5 мең кеше беркетелә.

Хастаханәгә берничә саф сәнәгать предприятияләре һәм шәһәр учрежденияләре беркетелә. Алар арасында №1 һәм №2 нче нефть промыселлары, СМУ-4, геологик-эзләү булеге, геофизик булеге, тампонаж офисы, Әлмәт монтаж белән идарә иту управлениясе һ.б. бар.

Хастаханәнең балалар булеге (40 ятак) 5 шәһәр мәктәбенә (2990 укучы), 4 балалар бакчасына (358 бала) һәм балалар яслесенә (88 бала) медицина ярдәме курсәтә. Уртача 1 елга хастаханәдә 5 мең кеше дәваланып чыга.

1963 елның июль аенда Әлмәт районара хастаханә Әлмәт узәк район хастаханәсенә узгәртелә һәм дәвалау- профилактика юнәлешендә эшли башлый. Халыкка хастаханәдә  һәм шифаханәдә югары дәрәҗәле, квалификацияле ярдәм тәэмин иту өчен үз алдына күп бурычлар куя. Алар арасында иң беренче бурыч - район медицина учрежденияләре челтәрен устерү була. Ул вакытта ук хастаханә  составында 2 терапия, 2 хирургия, 2 йогышлы чирләр булекләре һәм поликлиника  халыкка хезмәт итә, электр тогы белән дәвалау, радиологик, клиник- диагностика, биохимия лабораториясе, функционал диагностика булекләре эшли.

1974 елда Әлмәт үзәк район хастаханәсе 400 ятаклы, 1 сменага 750 авыру кабул итәрлек шифаханә булган типик бинага урнаштырыла. Хастаханә базасында Татарстан Республикасының 5 районына медицина  хезмәте күрсәтә торган районара үзәкләр булдырыла. Узәк район хастаханәсеннән мөстәкыйль рәвештэ учрежденияләр бүленеп чыга: бала тудыру йорты, туберкулезга каршы көрәш диспансеры, балалар һәм  йогышлы авырулар  хастаханәләре.  Әлмәт үзәк район хастаханәсендә шәһәрнең һәм районның иң яхшы табиблары эшләде: атказанган табиб З.М. Балакина (Әлмәт районында хирургия хезмәтенә нигез салучы),  Р.Н.Мусин, В.Ф. Наумов, И.И. дворкин, С.У. Бакирова, Г.К Ибрагимова, К.М. Камалетдинова, Э.Г. Волкова.

 

Баш табиблар:Н.И. Головина (1963-1965), Г.А. Колчин (1965- 1971), Л.И. Чувашева (1971- 1988), В.Я. Гузҗ (1989- 2000), И.В. Усманов (2001-2003), Ф.Ф. Агзамов (2003-2008), А.К. Муртазин ( 2008-2013), Г.А. Шамсеева (2013-2017), Р.Х. Габдрахманов (2017-2020), В.Р. Головина (2020 елдан хэзерге вакытта).

Соңгы яңарту: 2022 елның 1 сентябре, 16:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International